"КП-Уфа" хәбәр итүенчә, ул 2017 елның маенда 9 яшьлек иптәше белән бергә биш яшьлек кызны көчләргә омтыла. Ул чакта үсмер баланы ташландык бинага алып кереп, мәсхәрәләргә уйлый. Әмма физиологик үзенчәлекләре аркасында моңа ирешә алмый.
"КП-Уфа" хәбәрчесе кызның әнисен эзләп тапкан.
- Бу чыннан да дөрес, ул минем кызымны көчләргә тырышты. Тик җавапка тарттырылмады, чөнки ул вакытта малай балигъ булмаган иде, шуңа күрә әти-әниләре мораль зыян өчен акча бирде, үзен исәпкә куйдылар, – дип сөйләгән Ирина С. (исеме үзгәртелде – Ред.) - Болар барысы үткәндә калды, иң мөһиме - кызыбыз сәламәт.
Шулай ук хатын ул вакытта ук тикшерүчеләр сорау алганда үсмернең үзен әдәпсез тотуын әйтә.
- Әти-әнисе аның гади кешеләр, ә менә полициядә туганы эшли. Бу юлы да тиешле җәзасын алмас микән инде, - дип зарлана ул.
Шул ук вакытта бу малайлар укыган мәктәптә укытучылар әлеге мәгълүматны таратучыларга каршы чыга. Әлбәттә, гаепнең зурысы аларда булуы көн кебек ачык. Ата-аналар турында сөйләп тә торасы түгел. Алар барысы да балаларын яклый.
Мескен көчекләрне генә яклаучы юк, аларның әнисе, коты очып чыгып чапканда, машина астында җан биргән...