Мишкә 1нче лицееның 8нче сыйныф укучысы Самат Шәкүров:
- Минем нәнәем Рафига Хабриҗал кызы һәм картәтием Сәһил Шәкүр улы Шәкүровлар, Мишкә районы Бабай авылында туып үсеп, шунда гомер иткәннәр. Алар сугыш чоры балалары, әтиләре яу кырында башын салганда, икесе дә бик кечкенә булып кала. Каһәрле сугыш аларны балачак шатлыкларыннан, “Әти” диеп әйтү бәхетеннән, әти назыннан мәхрүм итә. Әмма алар югалып калмаган. Күркәм гаилә корып, өйләр салып, сокланырлык дөнья көткәннәр. Изгелекне, гүзәллекне, яхшылыкны күрергә, сакларга, кадерен белергә өйрәтеп, назга, сөюгә төреп, иркәләп, яратып өч балаларын – минем әтием Илгиз Шәкүровны, һәм аның ике апасын Лидия белән Лилияне үстергәннәр.
Нәнәем Рафига Хабриҗал кызы югары белем алып, 30 елдан артык туган авылы мәктәбендә химия, биология укытучысы булып эшләгән. Картатаем Сәһил Шәкүр улы - авылның иң уңган балта остасы да, төзүчесе дә, урманчысы да булган. Алар бик тырыш, кешелекле, итагатьле булганнар.
Кызганычка каршы юклар инде якты дөньяларда. Без әтием белән аларның рухына догалар укып багышлыйбыз. Ә әтием – республикада танылу яулаган жырчы Илгиз Шәкуровның “Әнием өчен”, “Сагынам әтием” жырлары – аларга багышлана, алар турында...
Менә нинди соклангыч буыннар чылбырын дәвам итүче икән ул Самат! Киләчәктә үзен дә тормышның кояшлы ягында, ә бәлки сәхнә түрендә күрербез дип ышанабыз!