Ул иренең дүрт баласын үз канаты астына алган. Үзе балалар тапкач, алар үсеп җиткәнче, абыйларының икенче анадан икәнлеген белмәгән.
- Безнең картинәй Тәгъзимә Исламгали кызы Газизова 1905 елда Бөре районының Аккаен авылында туган, - дип яза безгә Кушнаренко районыннан Нәфисә Тарасова. - Безнең районга, Чыршы Тартыш авылына килен булып төшкән. Иренең 3 яшьтәге игезәк уллары, 7 яшьлек улы һәм бишектә янә бер баласы булган. Ул инде үлемечле чиргә юлыккан булган һәм, күп тә тормый, үлеп киткән. Утызынчы еллар... Үзе ишле, хәлле гаиләдә үскән кыз биредәге ачлык, ялангачлыкка таң калып, беразга каушап калса да, тиз арада үзен кулга алган. Балаларга чын әни булган, үзе бер-бер артлы өч кыз тапкач, алты баласын да бер күреп яраткан. Әнкәйнең абыйлары икенче анадан икәнен без үскәч кенә белдек. Аларның картинәй белән мөнәсәбәтләре кызларныкыннын да җылырак булмадымы икән әле... Аның пөхтәлеге, тәмле куллы булуы, матур-матур күлмәкләр тегә белүе, сабырлыгы, картайганда да "чия" иренле, алмасыман битле булуы, тагын әллә күпме соклангыч сыйфаларын уйлыйм да, "Их, картинәй кебек кеше юк инде", - дип уйлап куям.