+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
1 октябрь 2019, 11:50

Пенсия яшен тагын арттыралар әллә?

Соңгы вакытта кайбер басмалар ил Хөкүмәтенең пенсия яшен тагын да арттырырга ниятләве хакында хәбәр иткән иде. Имеш, хатын-кызлар лаеклы ялга - 63, ә ир-егетләр 68 яшьтән китәчәк.

Соңгы вакытта кайбер басмалар ил Хөкүмәтенең пенсия яшен тагын да арттырырга ниятләве хакында хәбәр иткән иде. Имеш, хатын-кызлар лаеклы ялга - 63, ә ир-егетләр 68 яшьтән китәчәк.
Бу мәсьәләгә Ил Президентының пресс-секретаре Дмитрий Песков ачыклык керткән.
- Көн үзәгендә пенсия яшен арттыру турындагы сорау тормый, мондый мәсьәлә фикер алышуга чыгарылганы юк, - дигән Песков журналистларның соравына.
Тик гади халыкның күңеленә шик кереп оялаган инде, социаль челтәрләрдә бу темага хафа белдерүчеләр бик күп.
Читайте нас