+20 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
1 Октября 2019, 11:19

Радий Хәбиров: "Түләүләр халык өчен ачык һәм аңлаешлы булырга тиеш"

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә җылылык өчен фактик яки 1/8 дип аталган яңа түләү ысулын халыкка аңлатырга кушты.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә җылылык өчен фактик яки 1/8 дип аталган яңа түләү ысулын халыкка аңлатырга кушты.
Алда хәбәр итүебезчә, быелгы җылыту сезоны башлану белән республика халкы җылылык өчен елга сигез ай гына түли башлый. Элек җылылык өчен түләү 12 ай буе яки 1/12 схемасы буенча тигез исәпләнә иде.
- Киләсе ике атна дәвамында кешеләргә мондый үзгәрешнең асылын аңлату мөһим, - дип белдерде бүген республика Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә Радий Хәбиров.
Төбәк халкы җылылыкны күпме куллана, шулкадәр, ягъни елның җылылык бирелгән сигез аенда гына түләячәк. Ә моңа кадәр бу сумманы бер елга бүләләр иде.
Ягу сезонында гына түләүгә күчү кешеләргә гомумйорт исәпләү приборлары күрсәткечләренә бәйле кулланган җылылык өчен түләргә мөмкинлек бирә. Мондый приборлар белән җиһазландырылмаган йортларда акча норматив буенча исәпләнәчәк.
Көзге-кышкы чорда түләүләр артачак. Аның урынына, җәен түләргә туры килмәячәк. Гомумән алганда, шушы яңалыкка бәйле, ягу чорында бөтен хезмәтләр җыелмасы, шул исәптән җылылык өчен “квартплата” 19-20 процентка арта. Ә бер елга бүлеп салганда “квартплата” артырга тиеш түгел. Яңа ысул белән түләү квитанцияләре октябрьдә үк килә башлаячак. Исәпләү 23 сентябрьдән башлана.
Гражданнарның аерым категорияләренә социаль ярдәм түләүләр артуга карап түләнәчәк.
Гражданнарның түләүләре арткан саен, ташламаларны исәпләү өчен кулланылган торак-коммуналь хезмәтләр хаклары стандартлары да арта.
Читайте нас