Илеш районы ветераннары һәрдаим кайгыртучанлык тоеп, заман белән бергә атлый
Илеш районында гомер кичерүче 32 мең кешенең 11058е — пенсионерлар. Төбәктә 64 башлангыч ветераннар оешмасы, шул исәптән, 20 Бөек Ватан сугышында катнашучыны, 489 тыл ветеранын, ирләре сугышта һәлак булган 104 тол хатынны да берләштерә. 1287 пенсионер төрле эш урыннарында хезмәт салуны дәвам итә. Сугыш, хезмәт һәм Кораллы Көчләр ветераннары советы район хакимияте һәм авыл хакимиятләре, оешма һәм предприятиеләр җитәкчеләре белән берлектә проблемаларны уңай хәл итеп килә.
Әйе, районда халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту, социаль-мәдәни чаралар иң элек өлкәннәр хакындагы хәстәрлек белән сугарыла. Бүген караучысыз калган, яки мохтаҗлык кичерүче ялгыз карт-карчыкларның булмавы — моның ачык мисалы. Андыйларны Ишкар авылында эшләп килүче өлкән яшьтәгеләр интернатына урнаштыру мөмкинлеге бар. Район үзәк дәваханәсендә 10 урынга исәпләнгән бүлек олы яшьтәгеләргә түләүсез медицина ярдәме күрсәтүгә исәпләнгән. Биредә ел дәвамында 150дән артык кеше дәвалана.
Район ветераннар советы “Ветеран ихатасы”, “Төпкелдә яшәүче ветераннарга – халык игътибары һәм хәстәрлеге”, “Хәстәрлек” республика программаларын эзлекле гамәлгә ашыра. Авылда яшәүче ветераннар кош-корт, мал-туар асрарга тели икән, фураж белән тәэмин итү өчен бернинди каршылык юк.
Авыл биләмәләрендәге башлангыч оешма җитәкчеләре Н. Фәйрушин (Тыпый авылы), Н. Рәхмәтуллин (Йонны), Ш. Әхмәтгалиев (Исәнбай), Р. Галимәрдәнов (Исәмәт), Ф. Йосыпованың (Андреевка) урыннарда эшне оештыруда башкаларга үрнәк итеп куела. Шулай ук “Яратам сине, тормыш!” конкурсында, “Үлемсез полк” акциясендә, “Өченче буын халык университеты” республика программасы нигезендә оештырылган чараларда катнашучылар саны арта. Хезмәт ветераннарының район халык хоры 30дан артык кешене берләштереп, өч дистә ел уңышлы эшләп килә. Ветераннарның буш вакытын файдалы һәм мавыктыргыч итеп уздыруга юнәлтелгән чаралардан соңгы елларда 30-35 кешене берләштергән туристик маршрутлар традициягә әйләнде.
Өлкәннәр көненең тантаналы рәвештә билгеләп үтелүе үзе үк күп нәрсә турында сөйли. Ул хезмәт коллективларында ветераннар белән очрашудан башланып китә. Район хакимиятендә “Туры элемтә” уздыру да аерым мәсьәләләргә ачыклык кертергә мөмкинлек бирә. 1 октябрьдә район мәдәният сараенда төрле күргәзмәләр, чәй табыны һәм мәдәни чара әзерләнә. Быел “Чагыл” район халык театры бәйрәмгә җыелучыларга Мостай Кәримнең “Кыз урлау” пьесасын күрсәтәчәк.
Район ветераннар советының күптән түгел булып узган пленумында берничә төрле эш программасы кабул ителде. Ул — беренче чиратта, Бөек Җиңүнең 75 еллыгын лаеклы әзерлек белән каршылауга юнәлтелгән эш планы. Төп максат, әлбәттә, сугыш ветераннарын хәстәрлек белән чолгау һәм яшьләр арасында патриотик-тәрбия эшен җанландыру. Бу җәһәттән район тарих һәм туган якны өйрәнү музеенда тупланган бай материал һичшиксез куллану табар. 2022 елда ике тапкыр Советлар Союзы Герое, очучы Муса Гәрәевның һәм киләсе елда Социалистик Хезмәт Герое, элекке КПСС райкомының беренче секретаре, тарихи шәхес Тәлгать Рахмановка 100 яшь тула. Әлеге истәлекле даталарны билгеләргә әзерлек мәсьәләсе дә аерым эш планы белән ныгытылды. Гомумән, район ветераннары үткәннәре белән горурланып, заман үзгәрешләренә ияреп, рух күтәренкелеге белән яши.