Башкортстанда сигез ай эчендә, үткән елның шул чоры белән чагыштырганда, суда һәлак булучыларның 13 процентка кимүе теркәлгән. Бу хакта Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфасын башкаручы Фәрит Гомәров республика Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә хәбәр итте.
Бу вакыт эчендә су объектларында 55 һәлакәт булган, аларда 51 кеше, шул исәптән җиде бала һәлак булган. Үлемнең төп сәбәпләре булып җиһазландырылмаган урыннарда яки исерек хәлдә су коену тора.
Агымдагы елда суда үлүчеләр санын киметү өчен муниципалитетларда 79 җиһазландырылган пляж ачылды. Фәрит Гомәров, Башкортстан Башлыгының "сентябрь указы" нигезендә, 2024 елга кадәр республикада 200 пляж тәртипкә китерелергә тиеш, дип искәртте. Бу бурычны хәл итү өчен, киләсе елда - 63, ә 2021 елда тагын 58яңа пляж ачу поанлаштырыла.
Башка профилактик чаралар исәбендә Фәрит Гомәров вакытлыча коткару постлары куелуны, профилактик рейдлар үткәрүне һәм күпләп ял итә торган су объектлары янында спиртлы эчемлекләр кулланган өчен административ җаваплылыкка тарттыруны, суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында халыкка мәгълүмат бирүне көчәйтүне атады.
– Без сезнең белән бергә зур дәүләт бурычы белән шөгыльләнәбез, ул "халыкны саклау" дип атала. Республикада яшәүче кешеләрнең тормышын саклыйбыз. Башка сүзләр белән әйткәндә, без, барыннан да элек, ил Президентының гомумдәүләт проектлары кысаларында, үлем белән көрәшәбез. Һәм күп урыннарда җиңдек, - дип нәтиҗә ясады Радий Хәбиров. – Без онкология авыруларыннан, юл-транспорт һәлакәтләреннән, суицидлардан, сыйфатсыз алкоголь һәм суррогатлар белән агуланудан үлүчеләр санын киметтек. Хәзер бездә - суда һәлак булучылар саны кимү. Мондый хәл беркайчан да булмады, без барлык фронтлар буенча үлем-китемне киметәбез. Безнең динамика бик яхшы.