33 яшьлек Айдар А. һәм 32 яшьлек Руслан И. җомга кичендә бичара хатынны көчләп "күңел ачарга" булганнар. Үзләренең шакшы эшен урам уртасында башкарып, качып китәргә булсалар да, хатын полициягә мөрәҗәгать иткән һәм аларны кулга алганнар.
Моңа кадәр дә алар җинаять юлына баскан булган һәм төрмәдә утырып чыкканнар.
Хәзер инде күмәкләшеп көчләү мәддәсе буенча 20 елга кадәр рәшәткә артына китәргә мөмкиннәр.
Мондый җинаять өчен анда үзләрен нинди тормыш көтәсен белеп баралар болар, калганнарга сабак булсын иде дә бит...