Моннан өч ел элек Салаватта бик сәер хәлләрдә 27 яшьлек Александр Галкин югалган иде.
Ул үзе Волгодонск шәһәреннән.
Ул югалган көнне, 2016 елның 16 апрелендә, Агыйдел буена 13 кеше язгы корпоратив үткәрергә җыела. Төн якынлашканда Александр коллегасы белән сүзгә килә. Ул сугыш белән тәмамлана. Егетләрне яр буенда куаклыклар арасында күрүчеләр булган, аннары алар бөтенләй күздән югалган. Александрның коллегасы кире килә һәм канлы битен сөртә-сөртә Сашаның кайтып китүен әйтә.
Шул көннән бирле егетне күрүче дә, белүче дә юк. Сезнең тирәгездә шундый кеше күренмиме?