Стәрлетамакның Строймаш бистәсендәге ташландык хастаханә бинасында 11 үле көчек табылган бина янып киткән.
Янгын кичә 14.30 сәгатьтә башланган. Әлеге урынга янгын сүндерүчеләр һәм полиция хезмәткәрләре килгән."Башкортостан" дәүләт телерадиокомпаниясе мәгълүматларына караганда, янгын ут төртү нәтиҗәсендә башланырга мөмкин. Урындагы халык һәм социаль челтәрләрдән файдаланучылар бу ысул белән үтерүгә катнашы булган кешеләр эзләрен яшерергә омтыла, дип саный.
Исегезгә төшерәбез, 26 сентябрьндә Стәрлетамакның Строймаш бистәсендәге ташландык хастаханә бинасында 11 үле көчек табып алганнар. Аларны җәзалап үтерүдә 8нче мәктәп укучыларын шик астына алганнар.
Урындагы халык хакимият һәм хокук сакчыларының игътибарын бу хәлгә юнәлтү өчен петиция төзегән, хәтта. Хәзерге вакытта аны 29 меңнән артык кеше имзалаган.