Валентина Докалова Уфа районының Шакша бистәсендә берүзе яши. Өйдәге сасы искә чыдардык түгел. Анда очкан чебеннәр генә бу өйдә әле исән җан иясе бар икәнлеген искә төшерә сыман. 76 яшьлек әбинең суыткычы буш, үзе урын-җир өстендә ята. Әбине тәрбияләүче кеше юк. Сирәк кенә килгән апалары да инде күптән хаклы ялда.
Күршедә яшәүче хатын кайбер чакта аңа ипи алып керә, чәй эчерә.
Өйнең ишеге һәрвакыт ачык, әби ачкычның кайда икәнлеген дә хәтерләми. Кайбер чакта өйгә таныш түгел кешеләр кереп акча эзли. Ә үсмерләр әбине куркыту өчен өйдә төрле шартлаткычлар шартлата.
Калинин районы хакимиятендә әби турында белмиләр. Әлеге вакытта журналистлар әбинең туганнарын эзли. Бәлки киләчәктә әбине интернатка юлларлар.