2012 елда элекке оборона министры Анатолий Сердюковның һәм аның ярдәмчесе Евгения Васильеваның коррупцион эшләре билгеле булган иде.
Шул ук елны алар арасындагы гыйшык-мыйшык турында да күп яздылар.
Сердюков хөкем алдына басмады, Васильева бераз вакытын йорт шартларында тоткынлыкта үткәрде.
Менә шулар былтыр ир белән хатын булып куйган. Бүген инде өч бала тәрбиялиләр икән. Өч һәм ике яшьлек балаларны уллыкка алганнар, ә берсен аларга суррогат ана табып биргән.