+3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 октябрь 2019, 19:47

Әтисенең авызына кайнар су салганнар

Ул дәваханәдә вафат булган.

Ул дәваханәдә вафат булган.
Бу җан тетрәндергеч хәл Башкортстанда булган. 62 яшьлек ирнең ике улы да бер кайда да эшләми. Җитмәсә, каты эчәләр икән.
Алар әтисеннән аерым яши, икесенең дә гаиләсе бар. Өч көн элек алар бергә спиртлы эчемлекләр эчкәннәр, арытаба әтисеннән акча сорарга барганнар.
Әтиләре акча бирмәгән. Шуның өчен ике егет аны каты тукмаган, соңыннан авызына кайнар су салган.
62 яшьлек ирне өендә күршеләре тапкан. Тиз арада ашыгыч ярдәм машинасын чакырткан. Ир дәваханәдә вафат булган.
Әлеге вакытта аның ике улын да тоткарлаганнар. Аларга икесенә дә 20 елга якын төрмә яный.
Читайте нас: