Бу хәл кичә, 1 октябрь көнне булган. Фаҗига Кунак сарае янында теркәлгән. Уфа дәүләт авиация техник университеты преподавателе урамда кинәт кенә егылган. Аңа студентлар һәм янәшәдәге отельның медицина хезмәткәре ярдәм күрсәтергә тырышкан. Тик бәлага таручыны коткара алмаганнар. Ул егылган җирендә җан биргән. "Ашыгыч ярдәм" машинасы 40 минуттан соң гына килеп җиткән. Вафат булучының гәүдәсе суд-медицина экспертизасына тапшырылган. Авыр туфрагы җиңел булсын инде...