"Российская общественная инициатива" әгъзалары бала тәрбияләүче гүзәл затларның өйдәге хезмәтен эшкә саный башларга, аларга да хезмәт кенәгәсе тапшырып, стаж язып барырга, алай гына да түгел, ай саен яшәү минимумыннан азрак булмаган түләүләр билгеләргә тәкъдим итә. Моннан тыш, 14 яшькә кадәр һәр бала өчен хуҗабикәләргә акча түләргә кирәк, ди алар. Бу чаралар илдәге демография хәлен яхшыртырга, халыкның социаль тэмин ителешен югарырак дәрәҗәгә күтәрергә ярдәм итәчәк, дип ассызыклына. "Закондагы йорт хуҗабикәсе" тәкъдиме гамәлгә керерме - монысын киләсе ел азагына кадәр беләчәкбез.