+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 октябрь 2019, 13:43

14 октбрьдән санлы телевидениегә күчәбез!

Республикада аналог тапшыруларын туктатып, санлы телевидениегә күчүгә бер атна вакыт калып бара. Санлы тапшыруга күчү 14 октябрьдә булачак. Әлеге вакытта "Русия телевидение һәм радиотапшырулар челтәре" хезмәткәрләре сигналны көйли, ә волонтерлар кушымталар урнаштыра.

Тупоноговлар гаиләсе өчен телевизор бик мөһим. Аның аша алар соңгы яңалыкларны беләләр. Аларга сыйфат та бик мөһим. Санлы тапшыруларга күчү башта бераз куркытса да, хәзер пенсионерлар аңа хәтта шат. Кушымта урнаштыруда ярдәм сорап пенсионерлар "Русия телевидение һәм радиотапшырулар челтәре"нең кайнар линиясенә мөрәҗәгать иткән. Аларга килгән волонтерлар техника белән идарә итәргә булышканнар.
2014 елдан соң чыгарылган телевизор сатып алучылар санлы телевидениегә мөстәкыйль рәвештә күчә ала.
Шулай ук, приставка кабельле телевидение булган кешеләргә дә кирәк түгел. Хәзер "РТРС" җәмгыяте санлы эфир сигналы сыйфатын үлчи. Күпкатлы төзелешләр аркасында шәһәрләрдә сигнал начар килә торган урыннар бар.
Аналог сигналын 14 октябрьдә сүндерәчәкләр.
Читайте нас: