+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
3 октябрь 2019, 12:03

Ашамагыз әле шул токмачны!..

"Роскачество" тиз әзерләнә торган токмачларны тикшергән. Нәтиҗәләр һушың китәрлек!

Тикшерүгә Владимир, Мәскәү, Новосибирск, Тула өлкәләрендә, Казахстанда һәм Кореяда җитештерелгән 17 сәүдә маркасы продукциясе алынган. Аларның барысында да токсиннар, пестицидлар, шулай ук тозның күп булуын ачыклаган.
Бер генә сәүдә маркасы да Русиянең сыйфат билгесенә дәгъва итә алмый, чөнки тикшерелгән барлык продукциянең дә теге яки бу югары сыйфат стандартлары күрсәткечләренә туры килмәве билгеләнгән. Экспертларның әлеге продуктның хәвефсезлегенә карата шикләре расланган.
Аерым алганда, "БигЛанч" токмачында бифентрин (пестицид) эзләре, ә "Золотистая жатва", "Роллтон", "Моя цена" маркалары продукциясендә үсемлекләр үсеше регуляторлары табылган. Сигез сәүдә маркасы продукциясендә микотоксин ачыкланган. "Роскачество" белдерүенчә, алар токмачка төп чимал – он аша гына эләккән.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча, җитештерүчеләр сыйфатсыз үсемлек мае куллана, шулай ук 12 сәүдә маркасында тоз күп булуын ачыклаган. Шул ук вакытта, токмачларда соя күп, әмма аны продукт составында күрсәтмиләр. Ә инде күрсәтелгән итнең эзе дә юк, ди экспертлар.
Читайте нас