+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
3 октябрь 2019, 03:43

Кузбайга килен кайта!

Кавышканнар калага китмәячәк

Кавышканнар калага китмәячәк


Кузбайдагы Каюм Каенлыкка Кәшәфетдин картның кече кызы Кадрияне кәләшлеккә кодаларга китте.
Кәшәфетдин карт карчыгы Катифә кияү килүен көтте. Капкадан килеп кергән кешене күреп, кушкуллап күрешеп каршыладылар.

Кияү кызны күзли. Кыз кара күзле, кара кашлы, күзләрен камалаган кара керфекле, күп карасаң, күзсенер кебек. Кияүне кыз кыенсынып кына, көлемсерәп каршылады. Кәшәфетдин картлар кияүне күзәтә. Кияү калын, көләч, көчле куллы кеше. Көчле кешедә кыз кызармас. Кешелекледер, киңәшләштеләр, килеш­теләр. Кәләш Кузбайга көзге кырпакта кайтачак.

Көз килде. Камалетдин картларга Каюмның кәләше килә, кунаклар кайта! Киленне Каюм кулына күтәргән. Кадриякәйне капкадан күршеләр, килгән кунаклар каршылады. Кодагыйлар Кашкада килде, күчтәнәчләре – казылык. Кәшкәләүдәге кызлары – казлар, Котлыярдагы кодалары – калачлар, Кушманактагы кайнагалары – кыстырмалар, Каразиректәге кайнешләре кымыз китергән. Киленне күрергә кузбайлылар, көтү-көтү күршеләре: Кави, Кадим, Кадыйр, Камал, Карам, Камил, Кәримә, Клара, Кифая килеп керде. Күрше картлар, карчыклар кичке­леккә кадәр калмады. Кыстый-кыстый, күчтә­нәчләрне кодалар килү­че­ләргә күндер­де. Күрекле коралда – Камил, кыллысында – Камал, кубызда Клара көй көйләде. Каюм кунакларны көйгә кыймылдарга кыстый. Күршеләр, килгән кунаклар кызганнан-кызды. Караңгыдан көнгәчә кунаклар кайтмады, куна калды.

Кавышкан кешеләр калага китмәячәк, Кузбайда калачаклар. Кузбайлылар киң күңелле, кунакчыллар, кайсы капкадан килеп керәсең, кунакны куна калырга кыстыйлар. Кал­ганнарга киңәш: килегез, кунакчыллыкларын күрерсез!


Лилия Хәлилова.

Борай районы.
Читайте нас