+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
3 октябрь 2019, 10:30

"Кызыл таң"га языл да телевизор от!

Иртәгә, 4 октябрьдә, Матбугат йорты каршындагы мәйданда Бөтенхалык матбугатка язылу көне узачак. Акциянең максаты - җәмәгатьчелек игътибарын гәзит-журналларга язылу кампаниясенә җәлеп итү, гәзит-журналлар уку традициясен торгызу, "хәзерге заман кешесе - укый торган кеше!" идеясен гамәлгә ашыру. Акция "Все на подписку" девизы астында үтә.

Иртәгә, 4 октябрьдә, Матбугат йорты каршындагы мәйданда Бөтенхалык матбугатка язылу көне узачак. Акциянең максаты - җәмәгатьчелек игътибарын гәзит-журналларга язылу кампаниясенә җәлеп итү, гәзит-журналлар уку традициясен торгызу, "хәзерге заман кешесе - укый торган кеше!" идеясен гамәлгә ашыру. Акция "Все на подписку" девизы астында үтә.
Бер мәйданчыкта республика һәм шәһәр басмаларын укучылар, кызыклы язмалар геройлары, лауреатлар, гәзит-журнал редакцияләре үткәргән төрле конкурсларда җиңүчеләр һәм башкалар җыелачак.
"Кызыл таң" нәшриятына караган басмалар: "Кызыл таң" гәзите мәкалә геройларының берсен - үзешчән башкаручы, ерак юлларга йөрүче водитель Равил Гәрәевны, "Әллюки" балалар журналы - журнал турында шигырь сөйләячәк һәм сыйныф белән аңа язылачак 84нче Уфа татар гимназиясенең 5-6нчы сыйныф укучыларын, "Тулпар" яшьләр журналы үзешчән композитор Финә Абдуллинаны, "Сәхибҗамал" Башкортстан татар хатын-кызлары оешмасы вәкилләрен, шагыйрә һәм күпсанлы популяр җырлар авторы Виниса Фәттахованы чакыра.
Безгә ярдәм итәргә ерак районнардан һәм авыллардан социаль челтәрләрдә популяр артистлар Гөлфия Хәлфетдинова, Хәйбулла районыннан Җәмил Баймурзин киләчәк.
Шулай ук, Башкортстанның халык артисты, танылган кубызчы Миңнегафур Зәйнетдинов – "Башкортостан" гәзитен, Юнир Сагынбаев – "Шоңкар", Рушанна Бабич һәм Александр Кузьменко - "Рампа" журналларны тәкъдим итәчәкләр.
Чара кунаклары, язмаларыбыз геройлары халык кәсебе һәм кул эшләре осталары белән якыннан таныша алачак. Биредә аларның күргәзмәләре тәкъдим итәчәк.
Шашка буенча дөнья чемпионы Тамара Тансыкужина бер үк вакытта берничә кеше белән уен уздырачак.
Уфа шәһәре Совет районының торак-хуҗалык идарәсе һәм «БашРТС» җәмгыяте вәкилләре шәхси торак-коммуналь мәсьәләләр буенча консультация бирәчәк. Уфа почтамты коммуналь түләүләрне кабул итүне оештыра.
Әмма иң мөһиме - гәзит-журналларга язылу ташламалы бәяләрдән булачак. Нәкъ менә шул көнне 2020 елның беренче яртысына ташламалы хаклар белән язылу декадасы башлана. 13 октябрьгә кадәр шәһәр халкы һәм кунаклары 10 процент ташлама белән языла ала!
Чара ахырында уеннар үткәреләчәк. Чарада басмаларга язылучыланың күп кенә бүләкләр оту мөмкинлеге бар, суперприз исә – телевизор.
Бу көнне әти-әниләренә, туганнарына, шулай ук ялгыз сугыш һәм хезмәт ветераннарына, күпбалалы гаиләләргә гәзит-журналлар яздырып бүләк итәргә теләүчеләр күп булыр дип өметләнәбез.
Хөрмәтле дуслар! Сезне барыгызны да 4 октябрьдә 12:00 сәгатьтә башкалабызның Матбугат йорты каршында көтеп калабыз!
Читайте нас