Стәрлетамак районында яшәүче инвалид кыз Софья Гыйззәтуллинаны Израиль табиблары тикшерәчәк.
Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров “Валдай” халыкара дискуссия клубы утырышында белдерде.
“Октябрь ахырына без Израиль табибларын чакырттык, чөнки бу катлаулы һәм типик булмаган авыру. Кызчыкны тулысынча тикшерәчәкбез, әлбәттә, республика исәбенә, безнең андый мөмкинлегебез бар, Софьяны дәвалаячакбыз”,— диде ул.
Радий Хәбиров ике яшьлек Соняның язмышы белән шәхсән шөгыльләнәчәкмен, дип белдергән иде. Шулай ук, фәкыйрьлектә яшәүче гаиләне ике бүлмәле фатир белән тәэмин итәчәкләр.
Элегрәк кызны килбәтсез булганы өчен балалар бакчасына алмыйлар, дип язганнар иде. Әле бу хәлне прокуратура тикшерә.