+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
3 октябрь 2019, 12:08

Яман шешкә пальма мае сәбәпче, ә ул һәр азыкта!

Русиядә сатылучы акмайга экспертиза үткәргән Чехия белгечләре әлеге майның чын-чынлап агу булуын белдергән. Продукт составында техник пальма мае табылган. Аңарда Европа нормаларыннан 10 тапкыр артыграк куркыныч канцерогеннар бар икән. Ә канцерогеннар яман шеш китереп чыгара да инде.

Безнең илгә пальма маен күпләп кертәләр. 2017 елда ул 892 мең тонна сатып алынса, былтыр бу сан 1 миллион 60 тоннага җиткән! Пальма мае Русиядә хәзер барлык диярлек азыкта бар: күп кенә сөт продуктларында, чипсыда, соусларда, кондитер ризыкларында һ.б. Димәк, ул һәр гаиләнең өстәленә эләгә! Пальма маеның 83 процентында нормадан күпкә артык глицидол эфирлары бар. Менә алар ракка зур этәргеч бирүче агу да инде. Глицидол организм күзәнәкләренең генетик кодын үзгәртә, шул сәбәпле кешедә яман шешләр үсә башлый. Сабын, крем составларында да ул шулай ук тәэсир итә: тире аша 97 процент организмга үтеп керә һәм анда үзенең үлемечле эшен башлый. Соңгы елларда илебездә рак белән авырыучылар саны кинәт артуын белгечләр нәкъ менә Русиягә пальма маен күпләп кертү белән бәйлиләр. Ә пальма маен кертү һаман туктатылмый...
Читайте нас