+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
3 октябрь 2019, 07:44

Яман шешне урманда догалар белән дәвалап маташкан

Ул арада ирендәге шеше ияккә кадәр салынып төшкән, баш сөягенә ябышып үскән.

Ул арада ирендәге шеше ияккә кадәр салынып төшкән, баш сөягенә ябышып үскән.
Кемерово өлкәсендә бер ир-атның иренендә яман шеш булуы ачыклана. Табиблар диагноз куйганда авыруның беренче стадиясе була. Шуннан соң бу кеше урманга чыгып китә һәм авыруны догалар белән дәваларга керешә. Әлеге вакыйга турында Кузбассның онкология хезмәте инстаграмдагы рәсми сәхифәсендә хәбәр итте.
Урманда дәвалап маташкан арада, ир-атның иренендәге яман шеш зураеп, ярты битен басып ала. Хәзер табиблар операция ясап, шешне алганнар.
"Этик сәбәпләр аркасында, пациентның операциядән соңгы фотосын күрсәтмибез. Әлегә аның йөзенә пластика ясау турында сүз бармый. Табиблар авыруның гомере өчен көрәшә. Табибларның киңәшләренә колак салыгыз. Бу бик куркыныч", - дип кисәтә табиблар.
"Медицина оешмасы мәгълүматы буенча, ике ел элек ир-атның иренендә зур булмаган яман шеш булуы ачыклана. Ул 1 сантиметр чамасы үлчәмдә һәм авыруны тулысынча дәвалау мөмкинлеге була. Ләкин пациент хирургия операциясеннән баш тарта. Ул урманга дога кылырга китә", дип яза "Московский комсомолец" сайты.
Урманда "дәвалый" торгач, авыру дүртенче стадиягә җитә, шеш баш сөякләренә ябышып үсеп зурая. Табиблар ир-атның битендәге бу "үсенте"не кисеп алалган.
Операция ясаган клиника табибы Вячеслав Иванов A42.ru басмасына интервью биргән. "Хәзер пациент зонд аша гына туклана. Аның киләчәктә сәламәтләнүе нурланыш терапиясенең нәтиҗәлелегенә бәйле", - дип аңлаткан табиб.
Бу хакта Интертат. ру яза.
Яман шешне дога белән дәвалап булмавын тагын кем белми?
Читайте нас