Монысы - Октябрьский шәһәреннән.
Хокук саклау органнарыннан хәбәр итүләренчә, Октябрьский шәһәрендәге, «Монетка» кибете сатучысының 40 яшьлек сатучысы биш ай эчендә кассадан якынча 223 мең сум акча урлаган.
Бу хакта кибет җитәкчелегенә билгеле булгач, полициягә хәбәр итәләр.
Хәзер хатыннан шәһәрдән чыгып китмәү турында подписка алынган. Билгеле булганча, хатын кызы белән яши.
Луиза Хәйруллина һәм башка карак касса хезмәткәрләре белән чагыштырганда, урланган акча күп түгел, әлбәттә, әмма закон алдында шулай ук җавап бирергә туры киләчәк. Урлашырга үрелгәнче, йөз тапкыр уйларга да бит!