Дәүләт думасының Мәгариф һәм фән буенча комитеты әгъзасы Борис Чернышов шушы башлангыч белән чыккан.
Аның фикеренчә, үзгәртеп кору чоры СССРның миллионнарча гражданы өчен һәлакәткә әйләнде. Барыннан да ныграк 25-45 яшьлекләр зыян күрде. Бу чорда туым кимеде һәм үлем артты.
“Үзгәртеп кору корбаннарының” күпчелеге дөньядан иртә китте яисә авыр чиргә тарыды. Шуңа да бу категория гражданнарга социаль ярдәм чараларын гамәлгә ашыру зарур, дип белдерә депутат.
Һәм күпләр аның белән килешә!