Республика өчьяклы комиссиясе социаль партнерлык казанышлары һәм проблемалары турында фикер алышты.
Бүген республика Хөкүмәтендә социаль партнерлыкның барлык өч ягы һәм дәүләт хезмәт инспекциясе вәкилләре катнашлыгында социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча республика өчьяклы комиссиясе утырышы узды. Чараны Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы Ленара Иванова алып барды.Утырышта авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ревнер Байтуллин авыл хуҗалыгы сәнәгате оешмаларында хезмәткә түләү торышы һәм аны арттыру чаралары турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләрнең уртача айлык хезмәт хакы 20150 сум тәшкил итә. Ул авыл хезмәтчәннәренең эш хаклары аз булуының төп сәбәпләре итеп хезмәт җитештерүчәнлегенең, тармакның табышлылыгы түбән булуын һәм яшерен эшчәнлекне атады.
Авылда хезмәт хакы түбән булуы турында республиканың баш дәүләт хезмәт инспекторы Татьяна Астрелина да белдерде. “Бу аз хезмәт хакы гына түгел, ә икътисадның түләнми торган өлкәсе". Татьяна Николаевна хезмәттәшләрен декларатив рәвештә эшләргә түгел, ә бәлки борчулы хәлне төзәтү өчен тәкъдимнәр кертергә чакырды.
Ленара Иванова ассызыклавынча, аграр сәясәтнең төп бурычы авыл хуҗалыгында хезмәт хакын арттыру булырга тиеш.