+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
4 октябрь 2019, 04:19

Халык исәбен алуга әзерлеккә старт бирелде

2020 елның 1 октябреннән 31енә кадәр Русиядә халык исәбен алу үтәчәк. Бу чара илдә 20нче тапкыр үтә. 1 ок-тябрь­дә аңа әзер­лек эшлә­ренә старт бирелде. Халык исәбен алу — халык турында иң дөрес мәгълүмат туплау алымы. Монда кешенең белеме, гаилә хәле, яшәү шартлары, кайсы дингә каравы һәм башкалар ачыклана. Бу ил­нең нинди хәлдә булуын да берникадәр күрсә­тә, шуңа да аннан читтә калмаска кирәк.

2020 елда үтәчәк халык исә­бен алу башка еллардагыдан берникадәр аерыла. Атап әйт­кәндә, граждан “госуслуга” порталы аша да бу чарада катнаша алачак. Шулай ук, күпфункцияле үзәкләрдә бу сорауларга җавап биреп һәм өйгә килүчеләр аша да катнашып булачак. Санлы технология ярдәмендә халык исәбен алу да бездә беренчегә үтә. Ягъни, халык исәбен алучылар кәгазь ярдәмендә түгел, ә планшетларда эшләячәк. Беренче нәтиҗәләр 2020 елның ахырына билгеле булачак. Соңрак инде бу мәгълү­матны тирәнрәк өйрәнү дәвам итәчәк.
Гөлия Гәрәева.
Читайте нас