XVI гасырда король татарларга бүләк иткән Крушиняны авылында милли гореф-гадәтләр онытылмый
Быел августта Польшаның Крушиняны авылында “Татар тирмә-се” агротуристик үзәге тер-риториясендә, үткәрелгән сабантуйда катнашу насыйп булды.
Крушиняны – Польшаның Подляк воеводствосында урнашкан зур булмаган авыл. Аңа XVI гасырда нигез салынган һәм 1679 елның 12 мартында король Ян Собески тарафыннан татарларга Речь Посполита чикләрен саклауда күрсәткән хезмәтләре өчен бүләк ителгән. Крушиняныда XVIII гасырда салынган агач мәчет бар. Анда җомга көннә-рендә урындагы татарларны гына түгел, Көн-батыш илләреннән килгән мөсел-ман кардәшләребезне дә күрергә була. Урман читендә урнашкан мөселман зиратында гарәпчә язулы борынгы кабер ташлары күп.
Польшадагы сабантуйда Көнбатыш белән Көнчыгыш кушылган төсле. Әлбәттә, ул татар бәйрәме. Кешеләр арасындагы эчкерсезлектә, кунакчыллыкта, киңкүңеллелектә күренә. Шулай да Көнбатышка хас сыйфатлар да сизелә, ягъни бар нәрсәдә дә чама белү, тәртип күзгә ташланып тора.
Бәйрәм Татар мәдәни җәм-гыяте, Польша татарларының белем бирү үзәге, Крушиняныдагы мөселман дини җәмгыяте тарафыннан оештырылды. Төп башлап йөрүчеләр исә — Дженетта һәм Мирослав Богдановичлар гаиләсе. Алар Польшада татар мәдәниятен һәм татарларның аш-суга осталыгын пропагандалау белән шөгыльләнә. Сабантуйның татарлар гына түгел, поляклар өчен дә уртак бәйрәмгә әверелүендә аларның өлеше зур. Бу уңайдан Мария Хасбиевич һәм аның гаиләсенең дә актив эшчәнлек алып баруын билгеләп үтәсе килә. Чара Европа Союзы иллә-рендә, шулай ук Беларусь һәм Русиядә яшәүче татар мил-ләте вәкилләрен бергә җыйды.
Көннең кояшлы булуы кил-гән кунакларга да, хуҗаларга да матур кәеф алып килде. Барысы да мәчет янына җыел-ды. Крушиняныдагы татар авылы оешуга 340 ел тулу уңаеннан, символик имән агачы утыртылды. Азан укылып, дөньяда яшәүче барлык халыклар өчен тынычлык, иминлек сорап дога кылынганнан соң, Литва, Эстония, Финляндия, Швеция, Чехия, Германия һәм башка илләрдән, Минск, Калининград, Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Уфа шәһәр-ләреннән, шулай ук Кырым Республикасыннан килгән милләттәшләребез бердәм рәвештә урам буйлап җырлап үтте.
Сабантуйның рәсми өлеше тантаналы рәвештә зәвык белән бизәлгән сәхнә түренә күчте. Король Собескиның Крушиняны җирләрен татарларга бүләк итеп бирү мәлен Татар мәдәни җәмгыяте әгъзалары сәхнәдә җанландырып күрсәтте.
Бәйрәм кыза барды. Урындагы “Бунчук” татар җыр-бию ансамблен тамашачылар көчле алкышлар белән кабул итте. Литвадан килгән “Эфсане” төркеме берчә сагышлы җырлары, берчә шаян бию-ләре белән күңелләрне яулады. Аларны Казаннан, Калининградтан, Эстониядән кил-гән кунакларның чагу чыгышлары алыштырды.
Сабантуй мәйданы гөрләп торды. Татар милли киемнә-рендә чыккан кызлар, ханымнар мода күрсәтте. Аларның килеш-килбәтендәге, үз-үзлә-рен тотышындагы нәзакәтлелек, ихласлык беркемне дә битараф калдырмады.
Такыя үрү буенча мастер-класста, Пшемек һәм Веслава Навроцкийларның сөңге ыргыту буенча дәресләрендә яше-карты теләп катнашты. Радек Ласковски чик буе хезмәтен күрсәткән спорт уен-нары оештырды. 1689 елны Паркан янында узган сугыш реконструкциясе дә тамашачыларда тирән эз калдырды.
Татар уеннары, бигрәк тә көянтә-чиләк асып йөгерү, аркан тартышу, капчык бәрешү, милли көрәш беркемне дә битараф калдырмады.
Польша татарларының рухи тормышын чагылдырган күпсанлы экспозицияләр, күргәзмәләр бәйрәмгә зур ямь өстәде. Бигрәк тә Этнографик эзләнүләр ассоциациясе әзер-ләгән “Крушиняны турында бәяннар” фотокүргәзмәсе кунакларда тирән тәэсир калдырды.
Тәм-томнар почмагында ризыклар төрлелегеннән күз-ләр камаша иде. Өлкәннәр дә, кечкенәләр дә салма ясауда, тукмач кисүдә, чәкчәк пешерү-дә ярышты. Татар кафесында кунаклар төрле милли ризыкларны тәмләп карады.
Бәйрәм салют һәм дискотека белән тәмамланды. Татарлар гына түгел, поляклар да татар эстрадасының иң яхшы хитларына биеде.