1 октябрьдә Туймазы районы Собханкул авылында бишенче кат тәрәзәсеннән 5нче сыйныф укучысы егылып төшкән.
Кыз кибет козырегына егылган, баланы дәваханәгә салганнар.
Кызның әнисе кызы белән бәхетсезлек очрагы булуын хәбәр иткән. Мәктәп укучысы тәрәзәне япканда, көчле җил чыгып, бала аска егылып төшә.
Мәктәп директоры Ольга Гусакова сүзләренә караганда, кызның әтисе аерым яшәсә дә, балалар тормышында катнаша. Олы абыйсы Мәскәү университетында белем. Кыз уртача укый.
“Психологик тест нәтиҗәләре буенча, зыян күргән укучы кыз стресс кичермәгән, аның хәвефле тойгылары булмаган”, — дип билгеләп үттеләр мәктәптә.