+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
4 октябрь 2019, 04:03

Ур-ра, каникуллар!

Башкортстанда яшәүчеләргә ипотекага түләүне ничек кичектереп торырга?

Башкортстанда яшәүчеләргә ипотекага түләүне ничек кичектереп торырга?


Шушы елның 1 августыннан авыр хәлгә тарыган һәм шул сәбәпле ипотека бурычын түли алмаган Башкортстан кешеләренә “каникуллар” алу һәм түләүне күп дигәндә ярты елга кичектереп тору хокукы бирелде. Каникуллар вакытында заем алучы йөз процентка яклана: банк килешүне вакытыннан алда тарката да, ипотекага алынган торакны тартып ала да алмый. Түбәндә әлеге каникулларны алу юллары турында бәян итәбез.


Кемгә бирелә?


Акча түләүне кичектерү хокукы, аңлашыла, җитди сәбәпсез бирелми. Аны алу өчен бер үк вакытта дүрт шарт мотлак үтәлергә тиеш. Болар:

– Ипотекага сезнең бердәнбер торагыгыз рәсмиләштерелгән.

– Кредитның гомум суммасы 15 миллион сумнан артмый.

– Сез элегрәк бу кредит килешүе буенча һәм әлеге күчемсез милеккә каникуллар алмагансыз.

– Сез финанс хәлегезне кискен начарайткан катлаулы хәлгә тарыгансыз. Мәсәлән, эшегезне югалткансыз, алган инвалидлык яки имгәнү аркасында ике айдан артык эшли алмыйсыз, сезнең балагыз туган, соңгы ике ай эчендә уртача керемегез, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, өчтән бер өлештән күбрәккә кимегән һәм хәзер ипотека кредитын түләү өчен керемнең яртысыннан күбрәге китә. Шартларның тулы исемлеге Ипотека каникуллары турында Федераль законның 4 мәддәсенең 2 пунктында китерелә (2019 елның 1 маенда дөнья күргән 76 санлы федераль закон). Мотлак укыгыз!

Гариза тапшырыгыз


Тәүдә банк өчен документлар җыярга кирәк:

— Язма гариза, анда сезгә каникуллар бирүнең сәбәбе, аларның вакыты (күп дигәндә ярты ел), айга күпме түли алуыгыз (ноль сум күрсәтә аласыз) һәм каникуллар башлануын теләгән көнне күрсәтергә кирәк.

— Росреестрдан ипотеканың бердәнбер торакка рәсмиләштерелүен раслаучы өземтә. Аңа ведомствоның rosreestr.ru рәсми сайтында заказ бирергә мөмкин.

— Авыр хәлгә калуыгызны раслаучы документлар. Хәлгә бәйле рәвештә, бу сезнең мәшгульлек хезмәтенә исәпкә басуыгызны һәм эш эзләвегезне дәлилләгән белешмә, “больничный”, инвалидлык, керемнәр турында белешмәләр, бала туу турында таныклык һ.б. булырга мөмкин. Кыскасы, һәр очракта аерым белешмә.

— Әгәр дә сез ипотеканы, әйтик, әти-әниегезнең фатирын залогка салып алгансыз икән, аларның каникуллар алуыгызга язма ризалыгын беркетергә кирәк.


Банк гаризаны биш эш көне эчендә карый. Әгәр дә сез барлык тиешле документларны китергәнсез икән, банкның сезгә каникуллар бирүдән баш тартырга хокукы юк! Әгәр нинди дә булса документ җитми икән, банк өстәмә запрос җибәрәчәк һәм ул чакта яңадан биш эш көне көтәргә туры киләчәк. Банк сезгә вакытында җавап бирми яки сезне каникулларга җибәрүдән баш тарта икән, Русия Банкына www.cbr.ru/Reception/ сылтамасы буенча аның өстеннән шикаять язарга мөмкин.


Кредит тарихында чагыламы?


Юк, чагылмаячак! Ипотека каникуллары турындагы мәгълүматны, һичшиксез, кредит тарихына кертәчәкләр, әмма бу факт аны бозмый, сез элеккечә үк банкларда яхшы исәптә булачаксыз һәм кредит алалачаксыз. Каникуллар шартларын бозасыз икән, анысы инде икенче мәсьәлә. Әйтик, аена 30 мең сум урынына 10 мең сум түләргә вәгъдә итеп, моны эшләмисез икән, бу сезнең кредит рейтингын начарайтачак.

Исегезгә төшерәбез, Русиянең һәр гражданы үз кредит тарихын елына ике тапкыр бушлай соратып алырга хокуклы. Моның өчен “Госуслуги” сайты аша кредит тарихларының кайсы бюросында сезнеке саклануын белергә һәм аларның рәсми сайтында запрос эшләргә кирәк.

Бурыч белән нәрсә булачак?


Элеккечә түләячәксез, сезнең банк белән килешү вакытыннан тыш берни дә үзгәрми – ул каникуллар күпме вакытка бирелгән, нәкъ шуның кадәргә арта.

Әйдәгез, мисалда карыйбыз. Әйтик, сез ай саен 40 мең сум түлисез һәм соңгы түләү 2021 елның 1 сентябренә планлаштырылган. Көтмәгәндә сез эшләгән компания бөлгенлеккә төшә, һәм сез хезмәт хакын югалтасыз. Ярты елга ипотека каникуллары аласыз, һәм, банк белән 40 мең түгел, бары биш мең сум гына түләү турында килешәсез.

Каникуллар тәмамлангач, сез, элеккечә 40 мең сум түләргә тиеш булачаксыз, ләкин инде ярты елга озаграк — 2022 елның мартына кадәр. Ә соңгы түләү 10 мең сум гына булачак, чөнки каникуллар вакытында 6х5=30 мең сум түләдегез.

Ташламалы чорның теләсә кайсы вакытында сез теләсә нинди суммада акча кертә аласыз. Ләкин бер үзенчәлек бар: әгәр сез каникуллар алганга кадәр күләмдә акча кертәсез икән, банк автоматик рәвештә финанс хәлегез яхшырган дип исәпләячәк һәм каникулларны туктатачак. Шуңа күрә, әгәр дә көтмәгәндә кулыгызга зур суммада акча керә, әмма керемнәрегез әлегә тотрыксыз булып кала икән, бу акчаны каникуллар тәмамланганнан соң түләргә саклау хәерлерәк.

Каникуллар тәмамлангач, банк сезгә яңа түләү графигы бирәчәк, анда болар барысы да чагылыш табачак.


Кабат алырга мөмкиме?


Кызганыч, әмма бер кредитка каникулларны бары бер генә тапкыр рәсмиләштерергә мөмкин. Ташламалы чорны озайтырга һәм сайлап алынган түләү күләмен киметергә дә ярамый. Шуңа күрә иң яхшысы — алдан ук иң зур вакыт аралыгын һәм иң аз түләү күләмен күрсәтүегез хәерлерәк. Акча белән хәл бераз җиңеләйсә, яңа кыенлыклар туу очрагына салып куегыз.

Әгәр дә, кызганычка каршы, ярты ел эчендә дә проблеманы хәл итеп булмаса, башка ысулларны эзләгез – кайчагында банклар хәлгә керә һәм кредитны реструктуризацияли яки инде әлеге фатирны сатарга һәм бәләкәйрәген алырга туры киләчәк.


БЕЛЕШМӘ

Башкортстан ипотека кредитлавы күләме буенча әйдәүче ун төбәк исәбенә керә һәм Идел буе федераль округында икенче урынны били.

2019 елның алты аенда республика халкы 37,4 миллиард сумлык 20,5 мең ипотека килешүе төзегән. Җәмгысы исә республика халкы ипотека кредитлары буенча 198,3 миллиард сум тиеш. Вакытында түләнмәгән ипотека кредитлары өлеше беренче яртыеллыкта 0,6 дәрәҗәсендә саклана.
Сәхифәне Резеда ГАЛИКӘЕВА әзерләде.
Читайте нас