Русия бизнесмены Игорь Рыбаков Санкт-Петербургтагы эшлекле форумда җыелган халыкка 20 мең доллар акча сипкән.
Үзе ул моны болай аңлаткан: бәләкәй чагында әтисе аңа 1 доллар акча биргән һәм аны арттырырга кушкан. Арттыргач, беразын кешеләр белән бүлешергә кирәклеген дә искәрткән.
Әлеге форумда бер сәгать чыгыш ясап, мин 200 мең доллар акча эшләдем һәм шуның берникадәресе белән бүлешергә карар иттем, дигән Рыбаков.