+28 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
6 Октября 2019, 10:16

Ишәкләр

Уфага керү юлында урнашкан гипермаркетлар - кибеттә йөрергә яратучылар өчен табыш. Җаның теләгәнне кәрзинләп түгел, машиналап алып була. Менә без дә гаилә белән сәгать буе шуларның берсендә аркылы-буй йөреп, кечкенә арбага кирәк-яракны төяп, касса янына туктадык.

Һәр касса саен — су буе арбалылар тезелгән. Алдымда биш-алты кеше чиратта тора, ә бездән соң — бер 55-60 яшьләрдәге хатын. Хатын да әйберне аз алмаган, кочагы тулы продуктлар, җитмәсә, әйберләре күп булганга, алар туктамастан идәнгә коела. Ул — арбасыз. Хатын янына бер егет, оныгы булса кирәк, килде. "Кошмар!" — диде, ниһаять, ачуын тышка чыгара алган хатын. "Ишәкләр мени? Комсызлар! Шул кадәр дә әйбер алмасалар?" Күп әйбер җыючы арбалыларга карата тагын әллә күпме әрнеткеч сүзләр яңгырады. Хатын саксызрак хәрәкәт ясаган саен, култык астыннан я ике-өч булка, я колбаса килеп төшә. Егетнең дә кочагы тулы продуктлар. "Әллә арба алып килимме?" — дип сорап куйды ул аптыраганнан. Моңа хатынның тагын да ныграк ачуы килде: "Үз гомеремдә монда башкача килмәячәкмен! Арба-арба төйиләр бит. Искиткеч комсызлык!!!" Шулай хатын сүгә торды, кочагыннан майонезлар, кап-кап конфетлар, алмалар, әфлисуннар, кер юу порошогы, мендәр, тагын әллә ниләр коела торды...
Читайте нас