Ел азагына чаралар бигрәк тә күбәйде. Көн саен я бер җирдә конференция, я концерт, я утырыш. Бетәсе юк, кайчагында һәр җиргә җитешер өчен йөгереп йөрергә туры килә. Менә бу көнне дә тугызда — “Башинформ”да, унбердә Башкортстан дәүләт филармониясендә матбугат конференциясендә булырга тиешмен. Унбер тулуга биш минут калды, ә мин әле һаман транспортта.
Әдәби бүлек хезмәткәре Назлыгөл тынычландыра: “Айгөл апай, борчылмагыз, биш минут соңлаганга берни булмас!” — ди. Шулай да, уңайсыз. Филармония бинасына атылып кердем, ишек төбендә кызлар каршы алып тора, “Исәнмесез, чара башланды, чишенегез дә тиз генә үтегез менә бу ишеккә” дип, ишекне төртеп күрсәтәләр. Күп сорашып тормыйча, бер минут дигәндә кереп тә киттем ишеккә. Җыелыш, чынлап та, яңа гына башланган. Сәхнә түрендә Президиум утыра. Президиум җитәкчесе сүзен дәвам итә: “Тә-ә-әк... Әйдәгез хәзер хисап комиссиясенә әгъзалар билгелик. Фәлән Фәләновны тәкъдим итәм. Кем риза?” Залдагылар бар да ризалык белдереп, ниндидер сары кәгазьләрне дәррәү өскә күтәрә. Мин берүзем күтәрмәгәнгә, бераз ачуланыбрак та карыйлар. Аптырагач, мин дә кыюсыз гына кулны суздым. “Аңлашылды... Кем каршы? Кем баш тарта?” Андыйлар юк. Барыбыз да ризабыз.
Комиссия әгъзаларыннан соң тиз генә секретариат сайлап алдык. Бар да шома бара, тик күңелне бер нәрсә борчый — бер генә таныш йөз юк җыелышта. Темасына да туры килми. Сөйләшү филармония артистларының Үзбәкстан белән Татарстанга барулары турында булырга тиеш иде, бу хакта ләм-мим. Аптырагач, чыгып китәргә булдым. Каршы алучы кызлардан сорыйм: “Тагын берәр чара үтәме филармониядә?” Баш селкиләр, белмиләр. Назлыгөлгә шалтыратам. “И-и-и, Айгөл апай, без бит икенче катта. Җыелыш башланмады әле, әйдәгез!”