Благовар районының Пришиб авылында 14 яшьлек үсмернең гәүдәсе табылган.
Ул сарайда үз-үзенә кул салган, дип фаразлана.. Аңа кадәр социаль челтәрләрдә бала "Пока" дигән язу калдырган.
Фаҗига урынында да язу һәм ниндидер шикле әйберләр табылган. Үсмернең тәнендә җәрәхәтләр юк.
Әле бу хәлне хокук сакчылары тикшерә.
Без исә тагын бер тапкыр балаларыгызга игътибарлырак булырга чакырабыз.