Җиде яшьлек малай, бер иптәшен һәм көчеген утыртып, әтисенең машинасында авария ясаган.
Алтай өлкәсендә булган бу хәл.
Бер бала иптәше белән бергә әтисенең BMW машинасына утырып чыгып китә. Алар трасса буйлап йөри. Шунда малай идарәне югалта һәм балалар утырган иномарка зур йөк машинасына килеп бәрелә. Бәхеткә, авариядә беркем дә имгәнми.
РЕН ТВ каналы күрсәткән видео кадрларында елап басып торган ике бала сурәтләнгән. Алар курыккан, йөк машинасын йөртүче ир-аттан ярдәм сорыйлар. Үзләрен өйгә кайтарып куюны үтенәләр. Бер малайның кулында нәни көчек тә бар.
Балаларга күз-колак булып тормасагыз, шундый хәлләр дә булырга мөмкин.
Бу малайның әти- әнисе тиешле органнар алдында җавап тотачак.