+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 октябрь 2019, 19:47

Уфада пассажирлар тулы автобуста янгын чыккан

Каза күрүчеләр бар.

Каза күрүчеләр бар.
“Курчак театры” тукталышында 51нче маршрут автобусында көтмәгәндә янгын чыга. Салон эчендә булучылар сөйләвенчә, тукталышка җитәрәк автобуста ниндидер тавыш чыга башлый һәм автобус артында кинәт ут кабына. Ике егетнең шунда ук кашлары, керфекләре, чәчләре яна.Водитель тиз арада автобус ишекләрен ача, кешеләр тышка томырыла. Автобуста 20гә якын кеше була, шул исәптән, арбачык эчендәге бала да. Арбачык каплана, ләкин бала зыян күрми. Паникада автобус эченнән чыкканда бер ир аягын сындыра.
Ашыгыч ярдәм машинасы тиз килә.
Читайте нас: