Стеналары кыйгаеп беткән, яргаланган, нигезе яртылаш җиргә иңгән, агачтан булган өлешләре черегән йортны Уфада яшәргә яраклы дип тапканнар.
Әлеге агач йорт 1898 елда төзелгән. Ул Уфаның Токарь урамы, 41 адресы буенча урнашкан. Биредә бүген 11 кеше яши, алар арасында кечкенә балалар да бар.
Авария хәлендәге йортта гомер кичерүчеләр чиновникларга мөрәҗәгать иткәч, йортны махсус комиссия килеп тикшергән. "Яшәргә яраклы, капиталь ремонт кына үткәрергә кирәк!" - дип киткән алар. Йортта яшәүчеләрне бу нәтиҗә таң калдырган.
"Бина менә-менә җимереләм дип тора, безнең сәламәтлегебез, гомерләребез куркыныч астында. Торагыбызны авария хәлендә дип табуны үтенәбез", - дип, алар прокуратурага шикаять язган. Әлеге вакытта тикшерү бара.
Аның нәтиҗәләре буенча җимерелеп баручы йортта гомер кичерүчеләр, яңа фатирларга күченербез, ә үз эшенә бармак аша караучы чиновникларның гамәлләренә тиешле бәя бирелер, дип өметләнә.