+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
7 октябрь 2019, 11:35

Хатынын абыйсына көнләп үтергән

Туктатыгыз инде шул эчүегезне!

Кичә Әбҗәлил районының Тупак авылында ике фаҗига булган.
Ике хатын һәм ике ир кәеф-сафа корганнан соң, хатыннарның берсе чыгып китә. 26 яшьлек ир һәм шунда калган хатын арасында низаг туа. Ир бик нык итеп хатынның башына суга. Хатын шунда ук җан бирә. Ул, өстәвенә, икенче группа инвалид булган.
Аракы икенче гаиләдә дә бу көнне корбанын таба.
48 яшьлек ир хатыны һәм абыйсы белән эчеп утырганда хатынын туганына көнли һәм, кулына пычак алып, аларга ташлана. Хатын шунда ук һәлак була, абыйсы дәваханәгә озатыла.
Күпме гаиләне таркатты, ничә кешене үтерде, читлеккә япты бу хәмер. Туктатыгыз инде шул эчүегезне!
Читайте нас