Узган төндә Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче 32 яшьлек хатын ире белән әрләшкәннән соң кулына пычак ала.
Тәүдә ул 2 яшьлек сабыен 7 тапкыр чәнчә. Бала шунда ук җан бирә. Аннары 7 яшьлегенә дә 7 тапкыр пычак кадый. Шуннан соң хатын үз-үзенә кул салырга тели, әмма исән кала. Хатын өлкән баласы белән әлеге вакытта дәваханәдә.
Гаиләдә ни өчен низаг чыкканын белгечләр тикшерәчәк. Шул ук вакытта бу коточкыч вакыйга вакытында гаилә башлыгының кайда булуы турында да әлегә мәгълүмат юк.