Була да соң дөнья көтәм дип үлеп баручы кешеләр! Туры да, күчерелмә дә мәгънәдә. Бигрәк тә хатын-кыз, үзен дөнья тоткасы дип санапмы, ир-атның намусына мөрәҗәгать итә-итә авыр тормыш йөген үз җилкәсендә тартучан.
Бер көнне матбугат конференциясеннән кайтып киләм. Көндезге сәгать, эш вакыты, хәтта башкала урамында да кеше сирәк-мирәк очрый. Алда үтәсе юлның бер өлешен аклы-кызыллы тасма белән билгеләп куйганнар. Күрәсең, уратып алынган биш катлы йортның түбәсендәме, башка берәр җирендәме ремонт эшләре бара. Ремонтлаучылар күренми.
Миңа каршы яклап тасмага таба 40-45 яшьләрдәге бер хатын килә иде. Кулына җиңел генә сумка тотып алган, кибеткә-мазар чыккандыр, бәлки. Тасмага җитәрәк беразга гына туктап калды да, урап үтәргә иренде булса кирәк, юлын туры тотты. Биш-алты адым атлап өлгермәде, өстән, ачык бер тәрәзәдән, кемдер өч кирпеч ыргытты. Аның берсе хатынның нәкъ башына туры килеп, икенчесе иңбашына төште.
Бичаракайның тезләре бөгелеп китте һәм ул, буш кулы белән башын тотып, акрын гына читкә тайпылды. Бәхетсезлеккә, якын-тирәдә беркем юк. Кирпеч ыргытучы да, ниһаять, ни кылганын аңлады — аннан буш тәрәзә генә торып калды. Хатынны култыклап алып, якындагы аптека бусагасына утырттым. Минем күз алдымда аның башы ярыйсы гына зур булып шешеп чыкты.
Ниһаять, шоктан арынып, ул, авыртуга түзә алмыйча, еларга кереште. “Мин шундый бәхетсез, — диде ул. — Әле яңа гына трамвай ишеге ватылып, бер кабыргамны сындырган иде. Трамвайдан инде төшеп җиттем дигәндә кинәт ябылды. Хәзер менә — кирпеч”.
Ашыгыч ярдәм машинасын чакырырга теләвемне күреп, хатын кулыма ябышты: “Кирәкми!” Ни өчен, дип уйлыйсызмы? Беркемнең дә башына җитәрлек түгел җавап. “Өйдә икмәк беткән иде, ирем ач утыра, хәзер бераз гына хәл җыям да кибеткә китәм, рәхмәт”, диде...