+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
7 октябрь 2019, 10:25

Кызын туй күлмәгендә җирләде

Моңа кадәр ярты ел элек ирен җирләгән иде...

Моңа кадәр ярты ел элек ирен җирләгән иде...
Салават шәһәрендә 1 октябрьдә юл һәлакәтендә 24 яшьлек кыз һәлак булган иде.
Биредә Калинин һәм Губкин урамнары чатында "ВАЗ-2112" һәм "Chevrolet Lanos" машиналары бәрелешә. Светлана исемле кыз "ВАЗ" машинасында пассажир урындыгында була. Ул авариядән соң хастаханәгә алып барышлый юлда
җан бирә. Авария китереп чыгарган ике машина йөртүче дә исән калган, аларны хастаханәгә озатканнар.
4 октябрьдә Светлананы соңгы юлга озаттылар. Мәрхүмә кызны туй күлмәге кигән килеш җирләгәннәр. Ул әле кияүгә чыгарга да өлгермәгән булган.
Светлананың әнисе ярты ел элек кенә ирен дә җирләгән булган... Сабырлыклар бир, Ходаем!..
Читайте нас