Республиканың балалар йортында тәрбияләнүче 500 баланы кире гаиләләренә кайтарачаклар.
Башкортстаннан Федерация Советы сенаторы Лилия Гомәрова белдерүенчә, быел 239 гаилә республика проекты кысаларында алкоголизмнан мәҗбүри дәваланачак.
Лилия Гомәрова әйтүенчә, приютта яшәүче балаларның 76 проценты - социаль ятимнәр. Ягъни аларның әти-әнисе исән. Шул ук вакытта, таркалган һәр дүртенче гаиләдә алкоголизм сәбәпче.
2018 елгы мәгълүматлар буенча, республикада 38 мең хроник эчкече яши.