5 октябрьдән 6сына каршы төнне Стәрлетамакның Травпункт хезмәткәрләре бик озак оныта алмас, мөгаен.
Бу төндә дәваханәгә каты кыйналган ике ирне китерәләр. Күп тә үтми травпунктка шактый кызмача 7-8 ир килеп керә һәм теге икәүне янә типкәләргә тотына. Аларны якларга тырышкан табибларга да эләгә. Бу хакта Bash.news мәгълүмат чыганагы хәбәр итә.
Вакыйга шәһәрнең "Большой" клубында башланган. Ике ирне кыйнаучы хулиганнар арасында полиция хезмәткәренең дә булуы мәгълүм. Аның эш башлавына нибары өч ай икән. Әлеге вакыйганы үз күзләре белән күрүчеләр аның белән бергә башка полиция хезмәткәрләренең дә катнашуын раслый.
Социаль челтәрләрдә оперативникларның үз-үзләрен тотышын кискен тәнкыйтьлиләр. Травпункттан канлы эзләр юып алынган, табибларга басым ясала, дип тә язалар.