Гүзәл затлар бер ай буена купмый торган тырнак лакларына өйрәнеп кенә бара иде бит әле...
Алар куермасын өчен лакка - формальдегид, ялтырау һәм тигез өслек булсын һәм лак ярылмасын өчен — дибутилфталат өстәлә.
«Дибутилфталат кешенең эндокрин һәм репродуктив системасына йогынты ясый. Аны кайбер илләрдә тыялар. Формальдегид шулай ук агулы. Ул онкология авырулары китереп чыгарырга мөмкин дип фаразлана", - ди Зелинский исемендәге органик химия институтының инженер-тикшеренүчесе Ольга Мулина.
Токсиколог Евгений Ковалев аңлатканча, әлеге кушылмаларның куркыныч йогынтысы аларны кулланганнан соң дистәләгән елдан соң да барлыкка килергә мөмкин икән.
«Бавырга тискәре йогынты ясавы бар, циррозның үсеш ихтималы зур, обструктив бронхит куркынычын да онытырга ярамый», — дип белдерде ул.
Нишлибез инде, кызлар... Матур булабызмы, әллә озак яшибезме? Озак һәм матур яшисе килә, шулай да!