+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
7 октябрь 2019, 12:33

Яңа туган сабыйны суыткычка куеп үтергәннәр

"Бала үле туды" дип ялгыш тутырылган документны төзәтүгә караганда аны "теге дөньяга" озату җиңелрәк дип санаганнар.

"Бала үле туды" дип ялгыш тутырылган документны төзәтүгә караганда аны "теге дөньяга" озату җиңелрәк дип санаганнар.
Казахстанның Атырау шәһәрендә була бу коточкыч хәл. Табибларның ялгышлыгы аркасында яңа туган сабый үлгән.
Туганда ул комада була, шуңа күрә аның документларын "үле туды" дип тутырып өлгергән булалар. Ә көтмәгәндә балага җан керә! Ул тын ала һәм селкенә башлый. Моны үз күзләре белән күргән ак халатлы табиблар һич тә югалып калмый.
Баланы шул секундында ук реанимациягә озату урынына аны суыткычка тыгып куялар. "Үле туды" дигән документлары инде әзер булгач, аны кат-кат төзәтү мәшәкать кенә, ә башта ук үле саналган баланы үтерү җиңелрәк дип уйлаганнар, күрәсең. Бала суыткычта җан бирә.
Бала тудыру йортының баш табибын һәм акушер-гинекологын кулга алганнар. Кеше үтергән өчен аларны 20 елга кадәр иректән мәхрүм итү көтә, дип яза Tengrinews.
Тулырак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/kh-vef-kh-t-r/bala-tabu-yortynda-tabiblar-ya-a-tugan-sabyyny-suytkychka-kuep-terg-nn-r/ сайтында укыгыз.
Читайте нас