+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
7 октябрь 2019, 12:21

Яшьлегеңне искә төшер, күргәзмәгә кил әле!

Дүртөйле районының тарих һәм туган якны өйрәнү музеенда үзенчәлекле, балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә кызыклы күргәзмә ачылды. Ул "Кечкенә шәһәрнең зур тарихы" дип атала һәм Дүртөйле шәһәренең 30 еллык юбилеена багышланган. Күргәзмә залы ишеген ачкач, узган гасырның 80нче елларына эләккән кебек буласың.

Төп күргәзмә залында 80нче елларда яшәгән Дүртөйле гаиләсенең фатирына килеп керәсең. Ишек янында шул вакыттагы зур көзге, кием шкафы. Аш-су бүлмәсендә ике конфоркалы газ плитәсе, аның өстендә шул чордагы чәйнек, кәстрүл.
Суыткычта пыяла шешәдәге кефир, өчпочмаклы катыргы савытта сөт, консервада кильки. Ял бүлмәсендә кулдан бәйләнгән ап-ак челтәр белән капланган иске телевизор, шул вакыттагы мебель, радио. Кием шкафында пөхтәләп үтүкләнгән пионер галстугы белән ак алъяпкычлы мәктәп формасы...
Икенче залда Дүртөйле шәһәренең күркәм тарихын чагылдыручы фотолар, гәзит-журналлардан мәкаләләр, төрле оешмаларда намуслы хезмәт салган шәхесләрнең портретлары тупланган.
- Дүртөйле - бараклар урынында үсеп чыккан шәһәр, - диде үз чыгышында хезмәт ветераны, озак еллар "Чакмагышнефть" нефть һәм газ чыгару идарәсен җитәкләгән Флүр Хәтмуллин. - "Кара алтын" табылу безнең гүзәл төягебезгә үсәргә, бихисап объектлар төзергә этәргеч булды.
Чарада, шулай ук, төзелеш тармагы ветераны Валерий Сираҗев, нефтьче-шагыйрь Фәнис Рәхмәтуллин һәм башка мәртәбәле шәхесләр чыгыш ясады. Шагыйрә Клара Сәфәрова шәхси архивында сакланган "Коммунистлар партиясенең тарихы" китабын музей фондына тапшырды. Бу тантаналы көнне музейда Дүртөйле шәһәренә багышланган җырлар яңгырады.
Читайте нас