+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
7 октябрь 2019, 17:16

Зурладык...

Мин бер елга якын мөмкинлекләре чикле балалар өчен Реабилитация үзәгендә тәрбияче булып эшләдем. Эшнең авырлыгын сөйләп аңлатырлык түгел. Үз бармагыңны тешләсәң генә авыртадыр, дип уйлый идем — юк икән. Авыр психик һәм физик чирле балалар, аларның ата-аналары һәр яңа көн өчен көрәшә. Баланың бер елмаюы, үзаллы бер адымы, аңлы җавабы өчен әллә никадәрле көч түгелә.

Мин бер елга якын мөмкинлекләре чикле балалар өчен Реабилитация үзәгендә тәрбияче булып эшләдем. Эшнең авырлыгын сөйләп аңлатырлык түгел. Үз бармагыңны тешләсәң генә авыртадыр, дип уйлый идем — юк икән. Авыр психик һәм физик чирле балалар, аларның ата-аналары һәр яңа көн өчен көрәшә. Баланың бер елмаюы, үзаллы бер адымы, аңлы җавабы өчен әллә никадәрле көч түгелә.
Әлбәттә, балалар — төрле. Кечкенә Катеньканың колагы ишетми. Әмма ул синең ни әйтергә теләвеңне күзләреңә карау белән аңлый. Үзе курчактай матур! Хезмәткәрләр уйлавынча, табигать Катяны ишетү сәләтеннән мәхрүм иткән дә башкасын — искиткеч чибәрлек белән бүләкләгән. 
Айдарның ундүрт яше тулган, әмма ул әле һаман да дүрт яшьтә... Малайның психик үсеше ниндидер җитди киртәгә юлыккан да туктап калган. Бик эчкерсез, беркатлы, юк кына нәрсәгә дә күңеле кителә аның. Зур гәүдәле нәни бала ул. 
Алия гәүдәсе белән идарә итә алмый. Коридордан атлап бара-бара да, каршында кинәт ишек очраса, туктый алмый — ишеккә барып бәрелә. Ашаганда ризыклы калагын авызына туры китерә  алмый азаплана: аш я колак артына түгелә, я ап-ак битеннән муенына, киеменә агып төшә...
Гадәттә, ата-аналар балалары белән үзәккә иртә белән киләләр дә, көн буе шунда булып, кичкә генә кайтып китәләр. Ни өчен дигәндә, күбесе үзаллы көнен уздыра алмый. Берүзе ашый, бәдрәфкә бара, кирәкле дәвалану кабинетына барып җитә алмаучылар күп. Һәркайсының — үз диагнозы, әмма барысына бер уртак кайгы — сәламәтлек юклыгы. Бу кайгы үзәккә  йөрүчеләрнең барысын да бертигез итә, берләштерә. Чирле бала үстерүче ата-аналар вазыйфалар биеклегеннән бәяләнми, байлар һәм ярлыларга бүленми. Әмма...
Бер көнне иртәдән үзәктә гадәти булмаган җанлану тоелды. Персоналны килү белән оперативкага җыйдылар: “Фәлән бүлмәдән авыруларны бик тиз күчерергә, ул бүлмәне һәм коридорны ныклап җыештырырга!” Сәбәбе аңлатылмады. 
Тәрбиячеләр, дәвалаучылар — барыбыз да –  төп эшебезне ташлап, кулга чүпрәк алдык. Үзәк ансыз да көн саен юылып-җыештырылып торганга, эш, беренче карашка, әллә ни күп тә түгел иде. Бүлмәдән пациентларны башка бүлмәләргә дүртенче, бишенче кеше итеп күчердек. Кушылганча, тумбочкаларны гына түгел, карават аякларына кадәр юып чыгардык. Плафоннар ялт итте, тәрәзәләр чистарып балкыды. Стенаны күмәкләшеп сөртеп чыгардык. Ата-аналар безнең бу гамәлләрне сәерсенеп күзәтсә дә, артыгын сорамадылар, ниндидер җитди кунак киләчәген алар да аңлады кебек.
Сәгать уникегә эшне тәмамларга тиеш идек — җитештек. Әмма билгесез кунак бергә дә, икегә дә килмәде. Шалтыратып белешкәч, кунакның сәгать дүрткә киләчәге мәгълүм булды. Инде көтәсе генә дисәк, ялгышканбыз. Бүлек мөдире әзерләнгән бүлмәгә кереп караса — плафонга тузан утырган!!! Ничек өлгергән? Аңламассың. Безгә, гади тәрбиячеләргә, бүлмәне яңадан юарга кушылды. Сәгать өчкә кадәр Үзәктәге авыруларга борылып та карамадык дип әйтергә кирәктер. Бу уңайсыз да, оят та иде. 
Дүрткә барлык персонал беренче катка җыелдык. Чәчәкләр белән музыка гына җитмәгәндер, бәлки. Баксаң, зур вазыйфалы бер ханым чирле баласын дәвалауга алып килгән икән. Әмма ул әлеге вакытта чиновник түгел, бәхетсез әни иде. Зур игътибардан ханым шулкадәр  каушады, кызарды, кечерәйде. Аннан соң коридордан икенче катка менүләр, башка ата-аналарның гаҗәпләнү катыш ачулы карашын тоюлар, баланы берүзен бер бүлмәгә урнаштырулар булды...
Тантаналы каршы алулардан соң, ниһаять, ханымны күпмедер вакытка баласы белән генә калдырдылар. Кичке ашка дәшәргә керсәм, ул ишеккә арты белән борылып урындыкка утырган да  тавышсыз гына елап утыра иде...
Читайте нас