Уфада "акыллы тукталыш"лар барлыкка киләчәге, алар гаджетлар зарядкасы өчен USB-портлар, мәгълүмати табло белән җиһазландырылачак, навигация системасы ярдәмендә пассажирлар автобус һәм троллейбусларның килү вакытын күрә алачак дип язып чыккан идек инде.
Уфа урамнарында барлыгы 106 шундый тукталыш булачак. Аларның 35е инде башкалабыз урамнарына куелды.
Тик кеше өчен уңайлы итеп эшләнгән "акыллы" павильоннарга сокланып өлгермәдек, аларның икесен, Ленин урамында урнашканнарын, җимереп тә киткәннәр. Кайсыдыр юньcезләре аның пыяласын челпәрәмә китергән.
Булганны ватарга, жимерергә акыл кирәкми шул...