+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
8 октябрь 2019, 09:09

Ә син дөрес итеп бизәнә беләсеңме?

Бизәнү сезне яшәртә дә, картайта да ала.

Һәр гүзәл затның үзен матур, чибәр итеп күрсәтәсе килә. Моның өчен иртәрәк торып, берникадәр вакытны көзге алдында үткәрә алар. Шулай да бизәнү ике рольне үти алуын онытмыйк. Ул - яшәртеп күрсәтә, яисә олыгыйта. Түбәндәге киңәшләр сезгә бу аераманы аңлау өчен ярдәм итәр.
Олыгайтып күрсәтү алымнары:
Каракучкыл төстәге помада;
Калын итеп сөртелгән тон бирүче крем, аның тән төсенә туры килмәве;
Күзләргә калын итеп кара сөрмә тарту;
Иреннәрне калын итеп буяу.
Яшәртүче макияж:
Бераз "ялтырату" көченә ия булган косметика;
Күзләргә нәзек итеп сөртелгән сөрмә һәм перламутр иннекләр;
Алсу төстәге иреннәр. Аларны иреннең аскы өлешенә һәм уртасына сөртү дә җитә.
Читайте нас