Бу коточкыч хәл Башкортстан башкаласында булган.
Уфа буенча Ленин районы тикшерү бүлеге балалар уен комплексларын монтажлау белән шөгыльләнүче 34 яшьлек индивидуаль эшкуарга карата җинаять эшен тикшерүне тәмамлады.
Ул "хәвефсезлек таләпләренә җавап бирми торган, саксызлык аркасында кеше сәламәтлегенә авыр зыян салган эшләрне башкару" маддәсе буенча гаепләнә.
Тикшерү барышында ачыкланганча, узган елның августында 8 яшьлек кыз Дагестанская урамындагы йорт ишегалдында «Качалка-балансир» таганында атынган. Күпмедер вакыт атынганнан соң, таган каты җиргә бәрелә. Нәтиҗәдә, бала умыртка сөяген сындыра.
Эшкуар үз гаебен таныган. Расланган гаепләү карары белән җинаять эше судка җибәрелгән.