Бу фаҗига Иглин районының Урман авылында булган.
7 октябрьдә көндез Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының кризис хәлләр идарәсе үзәгеннән шәхси йортта янгын турында хәбәр килде.
Бирегә янгын сүндерүчеләр, медицина, полиция хезмәткәрләре җибәрелә.
- Янгын сүндерү барышында өч кеше - ике ир-ат һәм бер хатын-кыз һәлак булган. Аларның кем икәне ачыклана, - дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Янгынның сәбәбен тикшерү-оператив төркем билгеләргә тиеш.